Егор Гаршин биатлон буенча Россия беренчелегендә эзәрлекләү узышын отты

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

15-19 мартта «Биатлон академиясе» (Красноярск) трассасында илнең 38 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашында биатлон буенча Россия беренчелеге уза.

16 нчы көнне 10 км га эзәрлекләү ярышында Татарстан вәкиле Егор Гавшин җиңүче булды. Ул узышны 32 минут 21.7 секундта тәмамлады, Башкортстан һәм Красноярск крае вәкилләрен узып китте.

Әйтергә кирәк, ярышларда катнашу һәм аларда җиңү «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International