15-16 мартта Гонконгта кендо буенча XXI Ачык Азия чемпионаты узды. Турнир дөньяның 16 иленнән иң көчле көрәшчеләрне берләштерде.
Россия җыелмасын 11 кеше тәкъдим итте, шул исәптән татарстанлылар Никита Толкишевский, Марат Таиров, Вероника Казакевич һәм Олеся Зимина.
Шәхси зачетта Россия кызлары югары осталык күрсәттеләр. Дөньяда иң абруйлы көрәш сәнгате финалында Россиянең берьюлы ике вәкиле очрашты. Новосибирскидан Мария Пономарева чемпион булды, икенче урында Татарстаннан Вероника Казакевич.
Команда ярышларында хатын-кызлар җыелма командасы финалда японнарга оттырып, чемпионатның «көмеш» яулады. Россиянең ир-атлар җыелмасы шулай ук японнарны җиңә алмады, өстәмә вакытта каты көрәштә кендога оттырды.
«Җыелма команда үзенең төп бурычын үтәде: югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм халыкара мәйданда Россияне лаеклы тәкъдим итте. Ышанам , бу кыйммәтле тәҗрибә безнең спортчыларга шәхси һәм команда осталыгын камилләштереп, кендо дөньясында яңадан - яңа үрләргә ирешергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Бөтенроссия кендо федерациясе президенты Владислав Толкишевский.
Исегезгә төшерәбез, ярышларда катнашу һәм аларда җиңү халык арасында спортны популярлаштыруга ярдәм итә, бу «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына туры килә.