11-17 март көннәрендә Мәскәүнең ушу сараенда ушу-таол буенча 2025 елгы Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасына ярдәм йөзеннән узган турнирларда Россиянең 33 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 4 бронза, 2 көмеш һәм 1 алтын медаль яулады:
- Гарифуллина Альмира гуньшу программасы рәвешендә бронза медаль яулады;
- Минаков Михаил наньгунь наньцюань программасы төрләрендә 2 бронза һәм наньдао программасы төрендә көмеш яулады;
- Осипова Екатерина һәм Гарифуллина Альмира дуйлянь-цисе программасы рәвешендә алтын медаль яуладылар;
-Вальков Илья һәм Кузнецов Степан дуйлянь-цисе программасы рәвешендә көмеш медаль яуладылар;
- Минаков Михаил һәм Белов Артем дуйлянь-цисе программасы рәвешендә бронза яуладылар.
Моннан тыш, Карина Прокопьева Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде.