Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча «Алтын Барс» Бөтенроссия ярышлары башланды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

18 март көнне Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча «Алтын Барс»Бөтенроссия ярышларына старт бирелде. 8-13 яшьлек спортчылар арасында яшүсмерләр арасында турнир Казанда «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында 4 мәртәбә уздырыла.

Быел Татарстан башкаласына Россиянең 10 төбәгеннән 130 дан артык яшь сикерүче килде. Бассейн янында аларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов һәм ТР Суга сикерү федерациясе президенты Ефим Климов сәламләде.

«Хәерле көн, хөрмәтле спортчылар, тренерлар, ярыш кунаклары. Сезне «Алтын Барс» суга сикерү буенча Бөтенроссия ярышларында кабат сәламләвемә шатмын. Бирегә бөтен илдән иң перспективалы спортчылар җыелган, киләчәктә алар илебезне лаеклы тәкъдим итеп, Россия һәм дөньякүләм зур турнирларда балкып торачакларына ышанам!»,- диде Хәлил Шәйхетдинов.

«Алтын Барс» Бөтенроссия ярышлары 21 мартта тәмамлана. 4 көндә катнашучылар 1 һәм 3 метрлы трамплиннарда, шулай ук 5, 7,5 һәм 10 метрлы каланчаларда медальләр уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International