Баулыда 8 Март алдыннан ГТО билгеләре тапшырдылар

2025 елның 7 марты, җомга

7 мартта Баулы районында социаль фонд клиент хезмәтендә ВФСК ГТО отличие билгеләре тапшырылды.

Тантана клиентлар хезмәте башлыгы Станислав Тимофеевның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул хатын-кызлар коллективын язгы 8 Март бәйрәме белән котлады, нык сәламәтлек, язгы кәеф һәм барлык теләкләренең үтәлүен теләде.

Тантаналы шартларда Станислав Тимофеев кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләренә бүләк сертификатлары һәм ВФСК ГТО отличие билгеләре тапшырды. Шулай ук нормативларны уңышлы үтәгән өчен бүләкләрне ике ир-ат алды, шул исәптән Станислав Николаевичның үзен дә.

ГТО отличие билгесен алу-зур казаныш, чөнки бу билге физик әзерлекнең югары дәрәҗәсен, куелган максатларга ирешүдә кыюлык һәм үҗәтлекне символлаштыра. Комплексның барлык чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International