13-19 март көннәрендә Анапа шәһәренең Витязево бистәсендә 15-17 яшьлек яшүсмерләр арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге булып узды. Ярышларда илнең 58 төбәгеннән 822 спортчы катнашты.
Татарстан Республикасын ярышларда тренер Ринат Габделбәров җитәкчелегендә түбәнкамалы Артем Горбачев тәкъдим итте. Ярышлар барышында Артем Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра, Башкортостан һәм Дагыстаннан көндәшләрен җиңеп, 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны яулады. Бу нәтиҗә аңа 2025 елга Россия җыелмасы составына керергә мөмкинлек бирде.