21-23 мартта «Ак барс» Көрәш Сараенда акробатик рок-н-ролл буенча Бөтенроссия ярышлары узачак, анда 21 төбәктән һәм 30 шәһәрдән 2 меңнән артык иң көчле спортчы җыелачак.
Татарстан Республикасын ярышларда Казанның биш клубы: «Стимул», «Аметист», «Фокс-Казан», Идел буе «ГУФКСиТ» спорт клубы ассоциациясе, «Fundoubledance» дан 100 дән артык спортчы, шулай ук «Татнефть-Элмэтем» клубыннан Әлмәт спортчылары тәкъдим итәчәк.
Ярышларны ачу тантанасы 22 март (шимбә) 19:30 сәгатьтә узачак.
Бөтенроссия ярышлары кысаларында шулай ук акробатик рок-н-ролл буенча ФТСАРР Кубогы, буги-вуга буенча ФТСАРР Кубогы (икенче Этап), акро-свинг буенча ФТСАРР кубогы һәм студентлар арасында акробатик рок-н-ролл буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.
Җомга көнне, 21 мартта, ярышларны 6 яшьтән өлкәнрәк иң яшь спортчылар ачачак. Шулай ук бу көнне өлкән хатын-кызлар командалары арасында иң көчлеләр билгеләнәчәк.
Шимбә көнне акробатик рок-н-роллның иң мавыктыргыч дисциплиналары узачак, алар арасында ир-атлар һәм хатын-кызларның «М класс-микст» дисциплинасы. Бу дисциплина үз эченә очу акробатикасы элементларын ала, ә катнашучылар арасында – гамәлдәге дөнья чемпионнары, БРИКС илләре уеннары җиңүчеләре һәм призерлары.
Йомгаклау көнендә, 23 мартта, акробатик рок-н-роллның яңа дисциплинасы – «акро-свинг»ярышлары узачак. Бу уникаль дисциплина үз эченә шоу һәм акробатика элементлары белән свинг стилендәге биюләрнең берьюлы берничә юнәлешен ала. Аерым билгеләп үтик, бу дисциплинада дөнья чемпионаты һәм кубогы призерлары булган Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары чыгыш ясаячак.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле.