Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова турнирны Чаллыда уздырачак

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда Гөлнара Галкина-Сәмитова призына җиңел атлетика буенча ярышлар узачак.

22 мартта «Яр Чаллы» җиңел атлетика манежында атаклы Динамо спортчысы, Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова призына җиңел атлетика буенча ачык шәһәр ярышлары узачак. Чара 300, 1000 һәм 2000 метрга киртәләр аша йөгерүдә үзләрен күрсәтә алырлык яшь спортчылар өчен мәйданчык булачак. 

Ярышлар берничә яшь категориясендә узачак: 2008-2009, 2010-2011, 2012-2013, 2014 елгы һәм аннан кечерәк. 2000 метрлы каршылыклы дистанциядә кызлар һәм егетләр арасында абсолют беренчелектә махсус приз уйнатылачак. 

Тантаналы ачылыш 14:00 гә билгеләнгән, беренче стартлар — 14:15 кә. Оештыручылар, Татарстан районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән спортчыларны җәлеп итеп, турнирны ел саен уздырырга һәм катнашучылар географиясен киңәйтергә планлаштыралар.

Якты спорт вакыйгасының бер өлеше булу һәм үсеп килүче җиңел атлетлар буынына ярдәм итү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз! 


Гөлнара Искәндәр кызы Галкина-Сәмитова-Татарстан АССРның Чаллы шәһәрендә, 09.07.1978 елда туган.
«Динамо» җәмгыятен тәкъдим итә. Россия җыелмасында-2003 елдан.
Стипль-чезда (3000 м каршылыклар аша) беренче Олимпия чемпионы, яңа дөнья рекорды (2008), 3 тапкыр дөнья рекордчысы, бинада дөнья чемпионатының бронза призеры (2004), дөнья чемпионатының бронза призеры (2009), Европа чемпионатының җиңүчесе (2011) һәм көмеш призеры (2009), 4 тапкыр Европа кубогын яулаучы, күп тапкыр җиңүче һәм призер Бөтендөнья полиция һәм янгын сүндерүчеләр уеннары, Россия чемпионатлары.
Җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры (2008).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International