Бөгелмә муниципаль районында 17-20 март көннәрендә ГТО комплексын гамәлгә кертү кысаларында оештырылган «Сикерүче көне» узды. Төрле мәгариф учреждениеләре укучылары, шул исәптән Карабаш 2 нче урта мәктәбе, 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 14 нче татар гимназиясе, Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе һәм Сокол төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бу чарада катнаштылар.
Чараның максаты-балаларда һәм яшүсмерләрдә физик һәм ихтыяр сыйфатларын үстерү. Катнашучылар кеше тормышында гравитациянең әһәмияте турында белделәр һәм төрле сикерүләр белән таныштылар. Аларның күбесе урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү сынавын уңышлы үтәде.
Чарада 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге 160 тан артык кеше катнашты. Бүгенге көндә ГТО комплексы сайлап алу буенча сынауны үз эченә ала: урыннан озынлыкка ике аяк белән этеп сикерү, бу 6 яшьтән 39 яшькә кадәрге катнашучылар өчен каралган.
Апрельдә районның мәгариф учреждениеләрендә, ВФСК ГТОны пропагандалау һәм алга җибәрү буенча чараларның муниципаль планы нигезендә, муниципаль «ОФП көне» планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм халыкның барлык категорияләре арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.