2025 елның 20 мартында Азнакай шәһәренең чаңгы базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган полиатлон буенча ярышлар узды. Катнашучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында ярыштылар.
Ярышларда төрле яшь категорияләре: кызлар, егетләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты. Программага пневматик винтовкадан ядрә белән ату, көч гимнастикасы (тартылу яки отжимание) һәм чаңгы узышлары кергән.
Өч төр ярышта җиңүчеләр һәм призерлар:
Кызлар арасында
1 урын -Халикова Аделя;
II урын - Замалеева Ясминә, Сөләйманова Ләйсән;
III урын-Шәрәфиева Азалия;
Егетләр арасында
1 урын -Миңнебаев Раниль;
II урын-Халиков Морат;
III урын - Гарифуллин Альмир;
Хатын-кызлар арасында
1 урын -Әхмәтҗанова Лиана;
II урын -Яхина Динә;
Ир-атлар арасында
1 урын -Хуҗҗәтов Маннаф;
II урын-Нуриев Нияз;
III урын-Шәфыйков Инсаф .
Команда составы призерлары:
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм халыкның барлык категорияләре арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.