Бүген Алабуга районының «1 нче спорт мәктәбе» базасында җиңел атлетика манежында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) ВФСК нормативларын тапшыру чарасы узды.
Тест үткәрү катнашучылардан көч, чыдамлык, сыгылмалылык, шулай ук тизлек-көч мөмкинлекләре һәм гамәли күнекмәләр таләп итә торган төрле нормативларны үз эченә алган. Бу сынаулар һәр катнашучының физик әзерлеген һәм чыдамлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында уздырыла. Проектның төп бурычы-сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны халык арасында популярлаштыру. ГТОда катнашу сәламәтлекне ныгытуга һәм физик активлык культурасын формалаштыруга ярдәм итә, бу сәламәт җәмгыятькә таба мөһим адым булып тора.