12 апрельдә Яшел Үзәндә Татарстанда сезонның беренче старты узачак. Яшел Үзән трейлы 2025 елгы йөгерү сезонының старт вакыйгасы булачак һәм бөтен илдән актив ял һәм спорт сөючеләрне җыячак.
Бүгенге көнгә Россия һәм Казахстан вәкилләрен дә кертеп, 533 катнашучы теркәлгән инде. TIMERMAN спорт чаралары сериясенең башкарма директоры Кристина Камалетдинова: «Яшел Үзән трейлы-йомшак грунт һәм комны да кертеп, төрле өслекләрдә үз көчеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Бу мавыктыргыч кына түгел, Казан марафоны кебек башка зур ярышларга әзерләнү өчен дә файдалы.»
Катнашучылар тәкъдим ителгән өч дистанциянең берсен сайлый алачак: Т3, Т10 һәм Т20. Яшь спортчылар өчен 300 һәм 600 метр арага TIMERKIDS махсус йөгереше оештырылачак.
Яшел Үзән трейлы кысаларында беренче тапкыр Т20 дистанциясендә студентлар эстафетасы узачак. Ул студентлар җиңел атлетика лигасы белән берлектә оештырылган, аның максаты — студентлар спортын популярлаштыру һәм яшьләр арасында җиңел атлетика хәрәкәтен үстерү. Лига Россиядә рәсми рәвештә 2024 елның 15 апрелендә Россия студентлар спорты союзы һәм Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе ярдәмендә теркәлде.
Чарада катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә мөмкин timerman.org.