Узган ялларда Апас районының «Алтын Алка» Боз сараенда яшь хоккейчыларның «Алтын алка»Бөтенроссия ярышлары булып узды. 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында Турнир беренче тапкыр районда узды. Ул Ватанны саклаучылар елына багышланган иде һәм «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында узды.
Апас бозында Актаныш, Апас районнары, шулай ук Казан, Менделеевск һәм Кукмара хоккейчылары көч сынашты.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Ул командаларны сәламләде, аларга гадел һәм матур уеннар теләде, шулай ук «Алтын Алка» клубының төбәкара вәкиле, баш судья Михаил Бойцовка Рәхмәт хаты тапшырды.
Моннан тыш, тантанада Апас районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм «Алтын алка» урта мәктәбе директоры Ирек Яраханов катнашты.
Турнир йомгаклары буенча 3 урын өчен «Айсберг» (Менделеевск) һәм «Лачын» (Актаныш) командалары көч сынашты. Очрашу 9:5 исәбе белән «Айсберг» файдасына тәмамланды.
Финалда Казанның «Ак Буре» командасы Кукмара «Олимп» 4:1 исәбе белән җиңде.
Иң көчле командалар бишлеге түбәндәгечә күренә:
1 урын – «Ак Бүре» (Казан);
2 урын – «Олимп» (Кукмара);
3 урын – «Айсберг» (Менделеевск);
4 урын – «Лачын» (Актаныш);
5 урын – «Алтын Алка» (Апас).
Җиңүчеләрне һәм призерларны ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев бүләкләде.