Киокусинкай буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә татарстанлылар 49 медаль яулады

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

14-17 март көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Киокусинкай буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге (кекусин-кан дисциплинасы) узды. Ярышларда 7 төбәктән 450 спортчы катнашты: Пермь крае, Самара өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Башкортостан һәм Татарстан.

Республика җыелма командасы чемпионатта һәм беренчелектә гомумкоманда буенча 2 урынны алды. Шәхси зачетта спортчылар 14 алтын, 14 көмеш һәм 21 бронза медаль яуладылар.

Спортчыларның тренерлары: 
Басыйров Фәрит Фәһим улы Әлмәт шәһәре
Фәйзуллин Эдуард Җәүдәт улы Казан ш.
Виктор Дмитрий Михайлович Казан шәһәре
Смирнов Борис Николаевич Казан ш. 
Козлов Павел Александрович Чаллы шәһәре 
Козлова Татьяна Михайловна Чаллы шәһәре 
Садритдинов Ильяс Баулы ш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International