23-27 март көннәрендә Владивосток шәһәренең «Олимпиец» спорткомплексында пхумсэ дисциплинасында ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Ярышларда илнең 19 субъектыннан - Петербургтан Камчаткага кадәр спортчылар катнашты. Ярышлар осталыкны тикшерү генә түгел, рухи көч, дисциплина һәм камиллеккә омтылышны күрсәтү дә булды.
Татарстан Республикасыннан яшь динамочылар, Яр Чаллы тхэквондо мәктәбе укучылары Даниил Бондарь, Руфинә Җиһаншина һәм Лиана Кәбирова чыгыш ясады.
Индустриаль педагогика көллиятенең 17 яшьлек студенты Даниил Бондарь югары дәрәҗәдәге осталыгын күрсәтеп, мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Спортчы яшүсмерләр арасында шәхси ярышларда алтын медаль яулап, 4 тапкыр Россия чемпионы булды.
Катнаш парларда Даниил Бондарь һәм Руфинә Җиһаншина бронза медальләр яуладылар, ә Лиана Кәбирова да беренчелектә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Спортчыларның уңышлары өчен аларның тренеры Олег Гнеденковка рәхмәт белдерергә кирәк, ул аларны җиңүгә юл буе хуплады һәм юнәлтте.
Исегезгә төшерәбез, спорт чараларында катнашу һәм аларда җиңү «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры килә һәм халыкның барлык категорияләре арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.