Чистайда тэг-регби буенча ярышларның муниципаль этабы узды

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

В.А. Уваровский исемендәге ябык футбол манежында шәһәр һәм районның мәктәп командалары арасында тэг-регби буенча ярышларның муниципаль этабы узды. Классик регбиның бу гадиләштерелгән һәм куркынычсыз варианты үзенең динамикасы һәм мавыктыргычлыгы аркасында күп кенә яшь спортчыларның йөрәген яулады инде.

  Чара 2025 елда «Демография» милли проектының дәвамчысы булган «Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры килә.

Турнир югары дәрәҗәдә узды, һәр уен киеренкелек һәм дәрт белән тулы иде. Командалар осталык, тактик фикерләү һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Һәр очко өчен көрәш матчларның соңгы секундларына кадәр алып барылды.

Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кече яшь категориясе:
1 урын-5 нче урта мәктәп командасы
2 урын-3 нче Гимназия
3 урын-1 нче Гимназия

Өлкән яшь категориясе:
1 урын-5 нче УББМ
  2 урын-4 нче УББМ
  3 урын-5 нче УББМ

Барлык катнашучылар да лаеклы медальләр һәм дипломнар, шулай ук махсус призлар — «Тэг-регби» логотибы төшерелгән футболкалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International