Минзәлә студентлары ГТО фестивалендә катнаштылар

2025 елның 28 марты, җомга

«Юбилейный» спорт мәктәбендә урта махсус уку йортлары студентлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.

Егетләр һәм кызлар ГТО комплексының мәҗбүри нормативларын үтәп, үзләренең физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Катнашучылар көч гимнастикасы, эскәмиядә гәүдәләрен күтәрү, озынлыкка сикерү буенча ярыштылар.

Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын—Минзәлә педагогика көллияте командасы

2 урын-Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасы 

3 урын-Медицина училищесы командасы

Фестивальнең икенче этабы алда, анда студентларга кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә чыдамлыкларын күрсәтергә туры киләчәк.

 Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм халыкның барлык категорияләре арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International