Казаннан «Мотор» һәм «Динамо» командалары -«KAZAN CUP» төбәкара футбол турниры призерлары

2025 елның 30 марты, якшәмбе

Шимбә көнне Үзәк Манежда футбол буенча «KAZAN CUP»Төбәкара турниры тәмамланды.

2014 елда туган яшүсмерләр арасында «KAZAN CUP» төбәкара футбол турниры Татарстан башкаласында 24-28 март көннәрендә «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасына ярдәм йөзеннән узды. Анда 8 команда катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча бронза медальләрне Казанның «Динамо» командасы яулады, көмеш медальләргә «Мотор» (Казан) ия булды. Җиңү Кубогы Ульяновскидан «Академия «Динамо» командасына эләкте.

«Динамо» Казан уенчылары шәхси бүләкләр алды:
– Иң яхшы капкачы-Самат Ларьков,
- Иң яхшы сакчы-Салават Баһаветдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International