Ведомствода 2024 ел өчен коррупциягә каршы көрәш комиссиясе хисабын тыңладылар

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

31 мартта Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы спорт министрлыгының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибе кысаларында утырыш барышында 4 доклад тыңладылар:

1. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында аналитик күзәтүне һәм Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәрне ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев карады;

2. Хисап чорында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турындагы хисапны юридик һәм мобилизацион эш секторы мөдире Руслан Дияров сөйләде;

3. 2024 ел өчен законнар нигезендә башкарылган сатып алуларга һәм төзелгән граждан-хокук шартнамәләренә һәм контрактларга анализны матди-техник тәэмин итү һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Флүрә Таһирова әзерләде;

4 Татарстан Республикасы спорт министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре секторының 2024 елдагы эше турында Тулаем мәгълүматны кадрлар һәм дәүләт хезмәте мәсьәләләре секторы мөдире Гүзәл Сәлахова Әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International