Пензада ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты тәмамланды, анда илнең 53 төбәгеннән 400 гә якын спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм 26 медаль: 9 алтын, 8 көмеш һәм 9 бронза медаль алып кайтты.
Казан командасы, Чиләбедән генә калышып, шәһәрләр арасында гомуми зачетта мактаулы 2 нче урынны алды.