2025 елның 2 апрелендә Байлар Сабасында терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионатын ачу тантанасы булды.
Ачылышта дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов; Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов; Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина; Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте башкарма директоры Ольга Федорова; Ярышларның баш судьясы, судья Бөтенроссия категорияле Ирина Борисова; Россия Паралимпия җыелмасының баш тренеры, Россиянең атказанган тренеры Игорь Сазонов; Ярышларның баш сәркатибе, халыкара категория судьясы Валентин Понамарев, шулай ук СВО катнашучылары.
Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов һәм Игорь Александрович Сазонов узган ел йомгаклары буенча спортчыларга бүләкләр тапшырдылар:
- 2024 елның иң яхшы тренеры номинациясендә бүләкне Виталий Валерьевич Поздин алды
- 2024 елның иң яхшы спортчысы номинациясендә-Маляк Алиева, Иван Карпов
- 2024 елның Яшьләр составының иң яхшы спортчысы номинациясендә-Максим Назаркин, Ева Куц
- 2024 елның Яшьләр составының иң яхшы тренеры номинациясендә-Владимир Владимирович Глазов
- 2024 елның иң яхшы белгече номинациясендә-Дмитрий Васильевич Боев, - 2024 елның иң яхшы судьясы номинациясендә-Валентин Константинович Понаморев
- Спортка тугрылык номинациясендә-Фәрход Усман улы Исмаилов.
Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.