24-27 март көннәрендә Уфада Рапирада фехтование буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды. Казанның Олимпия резервы Республика спорт мәктәбе укучылары фехтование буенча төрле яшь категорияләрендә 4 комплект медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
18 яшькә кадәрге яшүсмерләр: көмеш һәм бронза
Шәхси беренчелектә Динамо спортчысы Камил Хисмәтов бронза медаль яулап, пьедесталга күтәрелде. Ә команда ярышларында Татарстан җыелма командасы лаеклы көрәште һәм көмеш медаль алды: Динар Вәлиуллин, Самир Измаилов, Марсель Сафиуллин, Камил Хисмәтов.
15 яшькә кадәрге яшүсмерләр: ике бронза
Кече яшь категориясендә Нияз Шәрәфиев шәхси турнирда бронза призер булды. Ә Татарстан Командасы, тагын бер комплект медаль өстәп, өченче урынны алды. Җыелма команда составында Татарстанның Динамо уенчылары Динар Вәлиуллин, Самир Измаилов, Амаль Хәсәнов һәм Нияз Шәрәфиев бар иде.
Бу җиңүләр-спортчыларның һәм аларның остазларының тырыш тренировкалары һәм килешеп эшләве нәтиҗәсе. Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.