Алексеевск районында «Бергә тормышка 10000 адым» акциясе узды

2025 елның 4 апреле, җомга

Алексеевск районында 2025 елның 4 апрелендә «Бергә тормышка 10000 адым» акциясе узды. Чара 2025 елның 7 апрелендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан оештырылды. Бу бәйрәм үзеңнең физик һәм психологик иминлегең турында кайгыртуның һәм аны вакытында саклап калу чараларын күрүнең мөһимлеген искәртеп тора.

Чараны ачуда сәламләү сүзе белән Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Леденцов Олег; Яшьләр эшләре, спорт , туризм һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча профилактика бүлеге начальнигы Сөләйманов Ривкат һәм Алексеевск районында Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Уфимцева Наталья чыгыш ясадылар.

«Көмеш яшь» хәрәкәте активистлары уңай һава торышыннан файдаландылар һәм «Гаилә» паркына сәфәргә чыктылар. Җәяүле маршрутны башлар алдыннан, катнашучыларны йөреп кайтырга әзерләү һәм аны тагын да энергиялерәк һәм күңеллерәк итү өчен, алар өчен зур булмаган разминка оештырылган иде.

Мең адымнан артык юл узгач, чарада катнашучыларның барысы да активлыклары өчен бүләкләр сыйфатында татлы бүләкләр алдылар. Яхшы һава торышы һәм дустанә атмосфера йөрүчеләрнең кәефенә уңай йогынты ясады, аларга көн буена энергия заряды тәэмин итте.

Хәрәкәт активистлары «Скандинав йөреше» дисциплинасында «ГТО» ВФСК нормативларын үтәделәр. Исегезгә төшерәбез, чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International