Гвадалахарда Россия спортчылары катнашында суга сикерү буенча дөнья Кубогы этабы дәвам итә. Каланчадан сикерүдә бронза медальләрне Руслан Тернов белән парда Татарстан сикерүчесе Никита Шлейхер яулады.
Алты сикерүдә алар 400,32 балл җыйдылар. Дисциплинада Кытайдан Чжу Цзыцин һәм Чан Ли кун җиңде (449,49 балл). Икенче урында мексикалылар Рандал Вильярс Вальдес һәм Кевин Берлин Рейес (435,45).
Гвадалахарада Дөнья кубогы этабы якшәмбе көнне тәмамланачак.