Кировскида Россия Кубогының финал этабы тәмамланганнан соң гомуми зачет лидерлары билгеләнде.
Хатын-кызлар арасында үз карьерасында беренче тапкыр Дарья Непряева җиңүче булды. Кыз 1046 очко җыйган. Икенче урында Екатерина Смирнова (897 балл); өченче урында – Елизавета Маслакова (775 балл).
Ир-атлар зачетын бу сезонда Савелий Коростелев отты (905 очко). Барлыгы 10 баллга аңа Сергей Ардашев (895 очко) оттырды, сезон лидерлары өчлеген Александр Большунов (774 очко) япты.