Турнир 5-6 апрельдә Италиянең риччонында узды. Финалда «индивидуаль сикерүләр» программасында Кирилл Козлов 63,49 балл җыйды һәм дөнья турнирының бронза призеры булды.
Дисциплинада җиңүче булып белорус Иван Литвинович (66,390); көмешне кытайлы Янь Ланъюй (65,400) яулады.
Кирилл Козлов - «Олимпийский» урта гомуми белем бирү мәктәбендә (Яр Чаллы) тәрбияләнүче. Спортчының тренеры-Д. Ф. Лунева.