Март ахырында Себер башкаласында 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ВФСО «Хезмәт резервлары» призларына дзюдо буенча бөтенроссия ярышлары бишенче тапкыр узды. «Ватанны саклаучылар лигасы» этабы булып торган турнирда илнең 26 төбәгеннән якынча 430 атлет катнашты.
Новосибирсктагы ярышларда Алтай, Татарстан, Тыва һәм Хакасия Республикаларыннан, Алтай, Байкал аръягы, Красноярск һәм Пермь крайларыннан, Амур, Иркутск, Кемерово Мәскәү, Омск, Саратов, Сахалин, Свердловск, Тамбов, Тверь, Томск, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары һәм, әлбәттә, Новосибирск өлкәсе.
Турнирның бронза призеры Түбән Кама спортчысы Егор Владимиров булды. Ул 81 кг га кадәр авырлык үлчәмендә чыгыш ясады.