Зилант Казан марафонының СберПрайм рәсми медален бизәячәк

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

СберПрайм Казан марафоны шәһәрнең төп мифологик символы – Зилант тарафыннан рухландырылган рәсми чабыш медале дизайнын тәкъдим итә. Риваятьләргә төренгән борынгы Аждаһа бүләкнең төп элементы булачак, ул спорт вакыйгасының Татарстанның бай тарихы һәм мәдәнияте белән бәйләнешен ассызыклый. Медальнең тиражы 35 000 данә тәшкил итәчәк-марафонда нәкъ менә шул кадәр катнашучы көтелә.

«Без аңлы рәвештә марафон символы буларак Зилантны сайладык-ул көч, үҗәтлек һәм яклауны гәүдәләндерә. Бу сыйфатлар һәр йөгерүчегә якын. Без аның сурәтләнгән медале катнашучылар өчен казаныш билгесе генә түгел, ә Казанның спорт традицияләре һәм мәдәни мирасы үрелеп барган марафонның үзенчәлекле атмосферасы турында да искәртү булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Казан марафонына нигез салучы һәм СберПрайм директоры Вадим Янгиров.

Медальнең зурлыгы-86×80 мм. калынлыгы дистанциягә карап үзгәреп тора: марафон дистанциясе өчен 8 мм (42.2 км) һәм башка йөгерүләр өчен 5 мм. 

Дизайнны эшләүгә ярты елга якын вакыт киткән-һәр деталь җентекләп уйланылган булган. Ул үзендә ике стилистик кисәкне берләштерә: беренче яртысы тәңкәле рельефта эшләнгән, аның буенча хәрәкәт эффекты тудырып Зилант шуып барган кебек, ә икенче яртысында катнашучы үткән дистанция уеп язылган. Өстәмә үзенчәлек-Сберпрайм марафоны партнерының билгесткындырыла торган билгесе, аны аерым аксессуар буларак кулланырга мөмкин.

Зилант-мифик зат кына түгел, ә шәһәр рухының гәүдәләнеше. Бер риваятьләрдә ул куәтле аждаһа, икенчеләрендә зирәк яклаучы итеп сурәтләнә. Бу образ медальдә гәүдәләнде, ул үзенең эшкәртелүе белән игътибарны җәлеп итә һәм капшап карау өчен күңелле.

2022 елдан Зилант марафонның барлык фирма стиленең йөзе булып тора, ул оештыручылар һәр катнашучыга тапшырырга теләгән яклауны һәм ярдәмне символлаштыра. Аның белән логотипны мерчеда, старт номерларында һәм трассаның бизәлешендә күрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быел спорт чарасына профессиональ спортчылар да, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар да, тулы бер гаилә дә җыелачак. Катнашучыларга өлкәннәр өчен – 3, 10, 21.1 һәм 42.2 км, ә балалар өчен 40, 300 һәм 600 метрлы йөгерү дистанцияләре тәкъдим ителә. Казан марафонының СберПрайм трассасы шәһәрнең истәлекле урыннары – Миллениум күпере, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, «Казан» гаилә үзәге, Иске Татар бистәсе һәм башкалар аша узачак.

Йөгерү кысаларында дүртенче тапкыр Россия чемпионаты узачак, ә катнашучылар саны рекордлы 35 мең кешегә җитәчәк.

Теркәлү 28 апрельдә 23:59 сәгатькә кадәр яки лимитка җиткәнче дәвам итәчәк. Әгәр квота тулыланмыйча калса, өстәмә язылу 1-3 майда булачак (балалар йөгерешләре һәм 10 км дистанция өчен - 1 майдан 2 майга кадәр).

2024 елда Казан марафоны «Белые ночи» йөгереше (Санкт-Петербург) һәм Мәскәү марафоны белән берлектә Брикс лигасына һәм Россия марафоннары лигасына нигез салды. Киләчәктә БРИКС илләренең 10 марафонын кертеп, партнерлыкны киңәйтү планлаштырыла, бу массакүләм спорт ярышларын үстерү өчен Платформа булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International