Адыгея Республикасының Тлюстенхабль бистәсендә 1 апрельдән 6 апрельгә кадәр стендка ату буенча Россия Кубогының 1 этабы узды.
Динамо олимпия резервы спорт мәктәбе тәкъдим иткән Татарстан Республикасы җыелма командасы түгәрәк стендта 3 медаль яулады.
Хатын-кызлар скитында Елизавета Евграфова көмеш призер булды. Квалификация нәтиҗәләре буенча ул 105 мишень, ярымфиналда - 26, алтын матчта 31-32 исәбе белән җиңүче булган Липецк өлкәсеннән Надежда Черныхка оттырды. Бронза медаль иясе-Мәскәүдән Наталья Виноградова.
Икенче медален, бу юлы бронза медален спортчы микстта – мәскәүле Алексей Скоробогатов белән дуэтта отты. Квалификациядә пар 131 очко җыйды, ә бронза өчен көрәштә Ростов өлкәсеннән Николай Абузаров һәм Марина Беликовага төгәлрәк атты, 6-4.
Икенче бронза комплектны Краснодар краеннан Кристина һәм Александр Землиннар алды. чемпион титулын Липецк өлкәсеннән Диана Тонких һәм Михаил Шарапов яулады, көмешне - Санкт-Петербургтан Виктория Савельева һәм Марк Ешчанов.
Өченче медальне - көмеш медальне Татарстан копилкасына ирләр скитында Кирилл Лявин салды. Якташыбыз турнирда алда барды. Квалификациядә татарстанлы 117 тапкыр төгәл аткан, 5 - ранжир өчен атышуда, 28 - ярымфиналда, 37 - финалда, әмма 1 урынның язмышын атыш хәл иткән, анда бәхет көндәш - липчалы Антон Астахов ягында булган. Мактау пьедесталының өченче баскычына Краснодардан Александр Землин күтәрелде.