3 апрельдән 10 апрельгә кадәр Карелиядә биатлон буенча Богалий кубогы уза. 13-14 яшь (2010-2011), 15-16 яшь (2008-2009), 11-12 яшь (2012-2013) һәм 10 яшь (2014) категорияләрендә 400 дән артык спортчы катнаша.
«Снежный Барс» физкультура-спорт җәмгыяте спортчысы Дилбәр Заһидуллина 4,5 км дистанциядә спринтта алтын медаль яулады.Тренер-укытучысы Гарипов Данияр Фәһим улы.
Әйтергә кирәк, ярышларда катнашу һәм аларда җиңү «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры килә.