Татарстанлылар фитнес-аэробика буенча Россия чемпионатында һәм Беренчелегендә берничә медаль яуладылар

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Инде берничә көн башкалада масштаблы спорт вакыйгалары уза — Фитнес-аэробика буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге, шулай ук Мәскәү физик культура, спорт һәм фитнес фестивале «Мин спортны сайлыйм!». Әлеге чаралар, Татарстан командаларын да кертеп, күп кенә спортчылар өчен әһәмиятле булды.

Чыгышларга йомгак:

«Нирвана» командасы «Аэробика 5 кеше» дисциплинасында Россия чемпионатының ярымфиналына чыкты. Команданы Ячменева Екатерина өйрәтә.

 «Сияние» командасы Мәскәү фестивалендә «Степ-аэробика малая группа»дисциплинасында көмеш медаль яулады. Аларның тренерлары-Маслова Лариса, Ртищева Юлия һәм Пономаренко Анна.

«БЭКФАМ» командасы кадетлар арасында «хип-хоп большая группа» дисциплинасында беренче урынны яулады. Команданы Тимерҗанова Альбина җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International