Чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» командасы бүген Брест крепостендә булды. Хоккейчы кызлар һәм аларның остазлары мемориаль комплекс белән таныштылар һәм, Ватаныбыз Геройлары истәлегенә хөрмәт йөзеннән, ныгытманы саклаучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
1941 елның 22 июненнән - Бөек Ватан сугышының беренче көненнән - Брест крепосте СССРның Көнбатыш чигендә фашист илбасарларына каршылык күрсәтүнең иң ныклы учагына әверелә. Камалышта булганда, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар, азык-төлек һәм су җитмәү сәбәпле, Брест гарнизоны сугышчылары һәм аларның гаилә әгъзалары гаҗәеп ныклык һәм батырлык күрсәттеләр. Брест крепосте оборонасы бер ай буе дәвам итте. Совет кешеләре үләләр, ләкин дошманга бирешмиләр. Сугыштан соңгы елларда Брест крепосте оборонасы геройлык, антка тугрылык һәм мәхәббәт символына әверелде.
Ватан
СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1965 елның 8 маенда аңа «Каһарман-ныгытма» исеме бирелә.
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Казанның динамовкалары Беларусь Республикасында җыеннар уздыра, ә инде берсекөнгә Барановичи шәһәрендә «Бердәмлек Кубогы» халыкара турнирында старт алачак.