6-8 майда «Олимпиец» СК базасында «Үзебезнекеләр» Кубогының II этабы узачак. Бу сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм СВО катнашучылары арасында «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы һәм рекордсмены Андрей Арбузов тарафыннан үткәрелә торган йөзү турниры.
Ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала. Үз гаризаңны 1 нче кушымтада күрсәтелгән форма буенча электрон рәвештә почтага тапшырырга кирәк daniladolenko@yandex.ru гаризалар бирү вакыты-1 майга кадәр.
«Үзебезнекеләр» Кубогының приз фонды 700 000 сум тәшкил итә.
Чарага гомуми җитәкчелекне йөзү буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, дөнья, Европа чемпионы һәм рекордсмены ЗМС Арбузов Андрей Александрович, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Безнең спорт» НКОО фонды, «Волна за Волной» АНО Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ярдәмендә башкара.
Ярышлар турында тулырак мәгълүматны Нигезләмәдә укырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: +7 (977) 891 49-45