Бүген, 97 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Рубенович Шахназаров вафат булды.
Бөек Ватан сугышы елларында Александр Рубенович, елга техникумы студенты буларак, Әстерхан-Кизляр тимер юлын төзүдә булышкан; Волготанкер пароходлыгында практика үткән.
Сталинград сугышы башында Александр рубеновичның судносы Идел хәрби флотилиясе составына керә һәм Сталинградтан көньяктарак кичүләрдә катнаша. Ул корымлы бүлмәдә эшли һәм снарядлар тапшыруда катнашып, зенитчыларга булыша.
1944 елда ул Сталинград хәрби артиллерия училищесына укырга керә. Соңрак, 1953 елда Казанга күчеп килә, Суворов училищесында эшли, анда 25 ел дәвамында физик әзерлек укыта.
Александр Рубен улы Шахназаров II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» медале һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллективы Александр Рубеновичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның фидакарьлеге, Ватанга мәхәббәте һәм каһарманлыгы безнең хәтердә мәңгегә калачак.
Александр Шахназаров белән хушлашу пәнҗешәмбе көнне, 10 апрельдә, 10:00 сәгатьтә Суворов училищесында узачак.