4 апрельдән 9 апрельгә кадәр Казанда бильярд спорты буенча Татарстан Республикасы Рәисенең II Кубогы узды. «Дәвамлы ирекле пирамида» форматында узган Турнир Россия, Азербайджәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 74 иң көчле спортчыны җыйды.
Турнирның ябылу тантанасы хөрмәтле кунакларның игътибарын җәлеп итте. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия бильярд спорты федерациясенең беренче вице-президенты Яков Фирсов, ТР ФБС вице-президенты Инсапов Фәрит һәм бильярд спорты буенча ТР җыелма командасының баш тренеры Белов Алексей бар иде.
Ябылу тантанасында чыгыш ясап, Хәлил Шәйхетдинов спортчыларга һәм тамашачыларга ярдәмнәре һәм катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу көннәрдә безнең белән булган һәм спортчыларыбызга ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең булуыгыз чын бәйрәм рухын тудырды һәм катнашучыларны күренекле казанышларга рухландырды. Бильярд уенының онытылмас мизгелләрен бүләк итеп, югары осталык күрсәткән спортчыларыбызга аерым рәхмәт. Казан сездә иң җылы истәлекләр калдырды, һәм бу якты мизгелләр сезнең белән озакка калыр дип өметләнәбез. Сезгә алга таба да уңышлар һәм искиткеч җиңүләр телибез!»,- Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Хатын-кызлар арасында ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын - Диана Миронова ( Россия)
2 урын-Алиса Перелетова ( Россия)
3 урын-Алинә Зәбирова( Россия), Екатерина Перепечаева-Чернухо ( Беларусь)
Ир-атлар арасында ярышлар нәтиҗәләре:
1 урын-Андрей Карасов (Россия)
2 урын-Олег Еркулев (Россия)
3 урын-Кирилл Гранкин( Россия), Ростислав Гузов ( Россия)
Турнир барлык катнашучылар һәм тамашачылар арасында да якты тәэсирләр калдырды, Казанның бильярд спорты үзәге статусын ныгытты. Исегезгә төшерәбез, ярышлар «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.