10 апрель көнне Азнакай шәһәренең «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт залында Азнакай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ВФСК «ГТО») сынауларын (тестларын) үтәү буенча чаралар узды. Ярышларда 300 дән артык кеше катнашты.
Катнашучылар «ГТО»ВФСКНЫҢ түбәндәге нормативларын үтәделәр:
Идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
Гимнастика эскәмиясендә туры аяклы хәлдән алга авышу;
- Урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;
- Югары һәм тәбәнәк аркылы күтәрү;
Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
- Электрон коралдан ату.
ГТО комплексы «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.