Татарстан лидерлар арасында: РФнең 24 төбәге 2024 елгы РУСАДА рейтингында 100 балл җыйды

2025 елның 11 апреле, җомга

10-11 апрельдә Тамбовта «Дөресен генә җиңеп чык!Балалар-яшүсмерләр спортында Антидопинг» Бөтенроссия форумы уза. РУСАДА һәм РФ Спорт министрлыгының өстенлекле бурычларыннан берсе булып төбәк дәрәҗәсендә допингка каршы сәясәтне үстерү тора.

РУСАДА төбәкләре рейтингы РФнең һәр субъектында башкарыла торган допингка каршы эш күләмен ачык күрсәтә.
2024 елда иң күп 100 балл җыеп, Россия Федерациясенең 24 төбәге лидер булды. Бу төбәкләр арасында Татарстан Республикасы да бар.
РФ төбәкләренең допингка каршы эшчәнлеге түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә:

  •     Регионда допингка каршы белем бирү чараларының план-графигы булу һәм аны РУСАДАгаүз вакытында җибәрү;
  •     Кварталның һәр аенда уздырылган чаралар турында кварталга бер тапкыр җибәрелә торган хисаплар булу;
  •     Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының физик культура һәм спорт өлкәсендәге рәсми сайтларында «Антидопинг»  бүлеге булу, шулай ук бүлекне рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу;
  •     РУСАДА белән спортта допингка каршы көрәш һәм күрсәтелгән килешү кысаларында чаралар комплексын гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында имзаланган килешү булу;
  •     Субъектта допингка каршы тәэмин итү өчен җаваплы, антидопинг өлкәсендә үзенең квалификациясен раслаган белгеч булуы;
  •     Квалификация күтәрү-РУСАДА семинары;
  •     Спорт әзерлеге программаларын яңарту;
  •     Регионның спорт оешмалары һәм диспансерларының медицина персоналының РУСАДА ике дәрәҗәле мәгълүмати-белем бирү программасын узуы (регионның сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә).

Допингка каршы кагыйдәләр спортчыларның сәламәтлеген саклауга һәм аларга тыелган субстанцияләр һәм методлар кулланмыйча гына югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тигез мөмкинлекләр бирүгә юнәлдерелгән.

Допингка каршы тәэмин итү Татарстан Республикасы спорт министрлыгының өстенлекле бурычларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International