«Ак Барс» көрәш сараенда «Ак Барс Кубогы» халыкара ярышлары башланды

2025 елның 12 апреле, шимбә

Шимбә көнне, 12 апрельдә «Ак барс» Көрәш сараенда каратэ буенча иң эре турнирларның берсе «Ак Барс Кубогы 2025»старт алды. Сарай гөмбәзләре астына Россия төбәкләреннән дә, шулай ук чит илләрдән – Әзербайҗан, Кыргызстан, Абхазия, Венгрия, Иран, Египет , Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кот-дивуар, Сербия, Казахстан, Камерун һәм Төркиядән 2000нән артык спортчы җыелды.

Ачылу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия каратэ федерациясе генераль секретаре Антон Гаврилов, Татарстан Республикасы каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин сәламләде.

«Статистика әйтүенчә, бу илебезнең каратэ буенча иң масштаблы турнирларының берсе. Казанда бу ял көннәрендә, шимбә, якшәмбе көннәрендә бик күп чаралар үткәрелүгә карамастан, кунакчыл көрәш сараенда, бирегә килгән барлык спортчылардан, тренерлардан тыш, бик күп тамашачылар, бик күп яшьләр килүе бик күңелле», - дип билгеләде Владимир Леонов.

Тантана тәмамланганнан соң көрәш сараенда өлкән спортчылар арасында финал ярышлары башланды. Нәтиҗәләр Россия каратэ федерациясе сайтында бастырылачак.

Россиядә иң масштаблы турнирларның берсе булган «Ак Барс Кубогы» бик күп балаларны һәм яшүсмерләрне спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итә. Бу «Физик культура һәм спортны үстерү»дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International