Дарья Антипова, сугышларны вакытыннан алда тәмамлап, бокс буенча Россия беренчелегенең алтынын алды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Татарстанның бокс мәктәбе укучысы, Лениногорскиның 3 нче санлы спорт мәктәбе һәм «Джеб» бокс клубы спортчысы Дарья Антипова Суздальдә узган 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелегендә алтын медаль яулады.

Дарья Антипова Иркутскидан, Орел өлкәсеннән һәм Алтай краеннан килгән көндәшләре белән өч көрәш үткәрде, барлык көрәшләрне дә вакытыннан алда тәмамлады һәм Европа беренчелегендә Россия һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукын алды. Ул Россия беренчелегенең иң яхшы боксчысы дип танылды.


 «Антипова Дарья Россиянең спорт мастеры, югары категорияле тренер Артур Галиуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә һәм хәзер Сербиядә узачак халыкара турнирга әзерләнәчәк. Аның каршында Россия җыелма командаларының төп, яшьләр һәм яшүсмерләр составларын әзерләүнең төп спорт базасында «Түгәрәк күл» дә укыту-тренировка җыеннары узачак. Ә инде 15-25 июльдә Европа беренчелегендә катнашачак», -дип сөйләде «Татар-информ»га Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары, ТР бокс федерациясе рәисе Сергей Игнатьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International