2025 елның 8-11 апрелендә Иваново шәһәренең спортның уен төрләре сараенда батутта сикерү буенча Россия беренчелеге булып узды. Ярышларда илнең 36 төбәгеннән 600 гә якын спортчы катнашты. Катнашучылар ике яшь категориясендә көч сынаштылар: 11-12 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук 13-16 яшьлек юниорлар һәм яшүсмерләр.
Юлия Котдусова һәм Тимур Бәхтияров аеруча зур уңышларга ирештеләр. Лия батутта шәхси сикерүдә югары әзерлек һәм осталык күрсәтеп, икенче урынны алды. Батутта катнаш синхрон сикерүдә Лия белән Тимур, бу дисциплинада үзләренең лидерлыкларын раслап, беренче урынны яуладылар.
Спортчыларның уңышларына тренерлары Диана Филиксовна Лунева һәм Ландыш Хәлиловна Кагенованың тырыш хезмәте һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә ирешелде.