Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы Мисырда синхрон йөзү буенча Дөнья кубогы этабында төркемнәрнең ирекле программасында өченче булдылар.
Команда составында Татарстан вәкиле Александра Кленина чыгыш ясады. Шулай ук җыелма команда өчен Елизавета Бренер, Лика Чечура, Полина Чибисова, Анна-Мария Фомичева, Светлана Павлова, Елена Шабанова һәм Алиса Шевченко чыгыш ясады. Кызлар 278,8447 балл җыйганнар.
285,4332 балл җыйган Япон кызлары икенче булды. Испания синхрончылары җиңде-317,8093 балл.