Казанда СВО катнашучысы истәлегенә пычак ыргыту буенча ИФО чемпионаты узды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

12-13 апрельдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә рухани һәм СВО катнашучысы, Батырлык ордены кавалеры Анатолий Анатольевич Григорьев истәлегенә спорт пычагы ыргыту буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге булды. Турнир «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры китереп уздырылды.

Турнирда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 80нән артык спортчы катнашты. Ачылу тантанасында аларны Россия сугышчан сәнгать берлегенең (РСБИ) Татарстан Республикасы филиалы президенты Фәрхәт Хөснетдинов, пычак ыргыту буенча гомумроссия федерациясе җитәкчесе Андрей Трохов сәламләде.; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, ТР буенча РСБИ Башкарма комитеты җитәкчесе һәм ТР җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Даренков, милли куркынычсызлык Академиясенең иҗтимагый һәм дәүләт куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы генерал-майор Сергей Алексеев, «Сугышчан туганлык» хәрби берләшмәсенең төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Вениамин Чубаренко, шулай ук Татарстан Хәрби кардәшлеге вәкилләре: ВДВ, чик буе гаскәрләре, диңгез пехотасы, Росгвардиянең спецназы ветераннары, «Вагнер» ЧВК, «Россия казаклыгы» төбәк бүлеге.

Тантана кысаларында Александр Даренков һәм «Вагнер «ЧВК составындагы СВО ветераны, крап береты иясе Максим Китанин  «Титаник» Фәрхәт Хөснетдиновка һәм Эдуард Шәрәфиевка «СВОга ярдәм өчен» медальләрен тапшырдылар. Фронтка гуманитар миссияләрне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен Аскар Сабитов, Данил Хөснетдинов һәм Владислав Антонов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Александр Даренков:
«Рухани Анатолий Григорьев республикабызда спорт ярышларында һәм хәрби бәйрәмнәрдә дини конфессияләр вәкилләре арасында иң еш кунакларның берсе иде. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирә, көрәш белән мавыга. Ул СВО зонасына Татарстан сугышчылары белән барган беренче чиркәү хезмәтчесе була һәм батырларча сугышта һәлак була, хезмәттәшләрен коткара. Россия Президенты Указы белән үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Менә инде өченче ел спортта пычак ыргыту буенча ярышларда Анатолий атакайны искә алабыз»

Турнир вакытында мәйданчыкта 3 метрдан 9 метрга кадәр дистанцияләрдә шәхси зачетта, шулай ук тиз ату өчен 30 дан артык медаль комплекты уйнатылды. Чара йомгаклары буенча кайбер спортчылар Россиянең спорт мастеры нормативын үтәделәр. Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча киләсе елга төбәк җыелмасына сайлап алу булды. 

Турнирның команда зачеты:
1 урын-Оренбург өлкәсе;
2 урын-Пермь крае;
3 урын-Татарстан Республикасы.

Җиңүчеләр махсус эшләнгән дизайнер медальләре һәм гомумроссия спорт пычак ыргыту Федерациясеннән кубоклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International