Татарстан Республикасы «Динамо» сында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Мәскәүдә Ирина Виннер Гимнастика үзәге базасында «Россия өметләре» дигән дәрәҗәле Бөтенроссия ярышлары һәм эстетик гимнастика буенча «PRIMAVERA»ачык турниры тәмамланды. Татарстанның динамочылары, югары әзерлек һәм осталык дәрәҗәсен раслап, уңышлы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
«Динамо» командасы (14-16 яшьлекләр төркеме):
• «Россия өметләре» : 38 команда арасында 17 урын,
• «PRIMAVERA» турниры: С категориясендә көмеш медальләр.
«Динамо-Грация» командасы (10-12 яшьлекләр төркеме):
• «Россия өметләре»: 45 команда арасында 14 урын,
• «PRIMAVERA» турниры: В категориясендә көмеш медальләр.
«Динамо-Даймонд» командасы (10-12 яшьлекләр төркеме):
• «Россия өметләре»: 45 команда арасында 21 нче урын,
• «PRIMAVERA» турниры: 20 нче урын.