Су полосы буенча Россиянең гамәлдәге чемпионы һәм быелгы сезон лидеры «КОС-Синтез» турнирның ярымфинал сериясен Мәскәүдә дәвам итә. Команда узган атнада ике өй матчында уңышлы старт алды һәм үзенең көндәше «Мксшор Восток» ны 15:7 һәм 10:4 исәбе белән җиңде. Финалга кадәр командаларга 3 матчта җиңәргә кирәк.
Быелгы сезонда көндәшләр 8 тапкыр очрашкан, барлык уеннарда җиңүне «КОС-Синтез» яулаган.
Сериянең өченче һәм, бәлки, дүртенче матчы 18-19 апрельдә Мәскәүдә 12:30 һәм 18:30 да узачак. Бишенче матч кирәк булганда, ул Казанда узачак.