11-13 апрель көннәрендә Казахстан башкаласында эстетик гимнастика буенча «Astana Alan Cup» халыкара турниры узды. Ярышларда Казахстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Малайзия һәм Россиядән 90нан артык команда катнашты.
Халыкара турнирда Татарстан Республикасы командасы да катнашты. Кызлар «хатын-кызлар» категориясендә көмеш медальләр яуладылар. Моннан тыш, Камилла Жураева «Виктория» командасы составында (Мәскәү өлкәсе) «Юниорки» категориясендә җиңүче булды.
Барлык гимнастлар - «Идел»ФСО спортчылары. Тренерлары-Алсу Гатина, Ирина Курская һәм Наталья Серочудина.