Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионатының дүртенче көне уза. Көн саен Россиянең иң яхшы йөзүчеләре ил чемпионы исемен яулау һәм Сингапурда узачак дөнья чемпионатына сайлап алу өчен бар көчләрен куялар.
Ярышларда фаворитлар арасында Татарстан спортчылары да бар, алар инде берничә медаль яуладылар һәм Россиянең 2 рекордын яңарттылар.
Ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә Россиянең яңа рекордын «Дельта» урта мәктәбендә тәрбияләнүче Софья Дьякова куйды. Кыз 8:24,93 вакыт күрсәтте һәм дөнья турнирына сайлап алынды.
Илнең тагын бер рекорды хәзер Андрей Минаковныкы. Ул 100 метрлы дистанциядә баттерфляй белән беренче булып финишка килде, 50,82 вакыт күрсәтте, бу да аңа Сингапурда медальләр өчен көрәшергә мөмкинлек бирә.
2 югары дәрәҗәдәге бүләкләрдән тыш, татарстанлылар 2 бронза медаль яуладылар:
Анастасия Колпакова 200 м га баттерфляй белән дистанциядә 2:12.65 нәтиҗәсе белән өченче булды
Ралина Гыйләҗева брасс белән 50 метрга йөзүдә бронза медаль яулады (31.18).
Бүген, 16 апрельдә, Су спорт төрләре сараенда аркада 50м, 200м брасс, 50м в/стиль, эстафетада 4х200м в/стиль (Ир-атлар арасында) һәм 50м баттерфляй, 100м брасс, 400м в/стиль, 200м комплекс (хатын-кызлар арасында) дистанцияләрдә медальләр уйнатылачак.