Татарстан Республикасы - иң яхшы спорт төбәге

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрельдә Россия Федерациясе Спорт министрлыгында «Sport Facilities. Корылмалар һәм спорт индустриясе»

Премия номинантлары арасында Татарстан Республикасы да бар иде. Төбәк дүрт бүләккә ия булды!

Татарстан «Иң яхшы спорт төбәге» номинациясендә беренче тапкыр гына җиңүче булмады. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда республика берьюлы 2 эре халыкара вакыйганы кабул итте – фиджитал дисциплиналары буенча тарихта беренче мультиспорт турниры «Киләчәк уеннары», шулай ук җәй көне БРИКС саммиты алдыннан узган «БРИКС уеннары».

Татарстан идарәчесе - ТР Спорт министры Владимир Александрович Леонов та иң яхшы төбәк спорт министры булды.

«Татарстан спорт тармагында һәрвакыт лидерларның берсе санала иде. Бу бүләк-моңа тагын бер дәлил. Мин премияне оештыручыларга безнең хезмәтебезне, күп санлы профессионалларның эш нәтиҗәләрен лаеклы бәяләгәннәре өчен рәхмәтле», - дип шәрехләде Владимир Леонов.

Тагын 2 бүләкне «Ак Барс Арена» футбол стадионы отты. Спорт объекты зур сыйдырышлы стадионнар арасында Елның иң яхшы футбол стадионы булды, шулай ук «Ак Барс Арена» территориясендә урнашкан спорт музее спорт өлкәсендә иң яхшы музей дип танылды.

Бу җиңүләр Татарстанның Россиянең иң спорт регионы булып саналуын тагын бер кат раслый. Республика үзенең бай спорт тарихын үстерүне дәвам итә, талантлы спортчыларга актив ярдәм күрсәтә һәм яңа чемпионнар барлыкка килү өчен шартлар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International