Сергей Кирсанов-ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионатының бронза призеры

2025 елның 18 апреле, җомга

16-22 апрель көннәрендә Каспийскта ВТФ тхэквондо буенча Россия чемпионаты уза. Ярышларда илебезнең 49 төбәгеннән 400 спортчы катнаша. 5 көн дәвамында алар ир – атлар һәм хатын-кызлар арасында 8шәр медаль комплекты уйнатылачак.

ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте шәкерте Сергей Кирсанов чемпионатның беренче көнендә бронза медаль яулады. Спортчы 58 кг га кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый.

Спортчының тренерлары-Сергей Титкин һәм Алексей Лукьянов.

Спортчыларның ярышларда җиңүләре спортны балалар һәм яшьләр арасында популярлаштыра. Бу «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International