Казанда сумо буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге башланды

2025 елның 18 апреле, җомга

18-20 апрель көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сарае сумо буенча Россия чемпионатын һәм беренчелеген кабул итә. Турнир илнең 30 төбәгеннән 700 дән артык спортчы катнашында уза.

Ярышларны ачу тантанасы җомга көнне, 18 апрельдә узды. Көрәш сараенда катнашучыларны дәрәҗәле кунаклар сәламләде: РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия сумо Федерациясе Генераль секретаре Татьяна Паповян һәм сумо төбәк федерациясе президенты Фәрит Шәйхтудинов.

 «Россия сумо Федерациясенә Татьяна Владимировна йөзендә шундый зур стартлар уздыруга ышанулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.    Моннан тыш, Фәрит Сәгутдин улына кыска вакыт эчендә төбәктә бу спорт төрен күтәрә алуыбыз өчен рәхмәт белдерәм.

Мин ышанам, сезгә Европа һәм дөнья беренчелекләренә юллар ачылыр. Ә бүген сезнең үз осталыгыгызны имгәнүләрсез күрсәтүегезне телим. Иң көчлесе җиңсен!»,- дип сәламләде Хәлил Хәмитович.

Россия сумо Федерациясе Президенты Роман Илиевның сәламләү сүзен Татьяна Владимировна Паповян укыды:

  «4 ел эчендә Казан илебездә сумо үсешенең әйдәп баручы үзәкләренең берсенә әверелде. Биредә даими рәвештә иң абруйлы сумо ярышлары уза. Ышанам ки, 2025 елгы сумо буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге анда катнашучылар өчен озак истә калыр. Оештыручылар бөтен көрәш сөючеләргә искиткеч спорт бәйрәмен бүләк итү өчен бөтен көчләрен куйдылар. Сумочыларга үзләренең иң яхшы көрәшләрен күрсәтүләрен телим».

Ачылу тантанасыннан соң ук «Ак барс» та Россия чемпионаты финалы узды. Татарстан Республикасы спортчылары 2 бронза медаль яуладылар: 77 кг авырлыкта Магомед Магомедов, 115 кг авырлыкта Марат Шахмаев призер булды.

Турнирның барлык нәтиҗәләрен сылтама буенча карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International