16 апрель көнне «Юность» Боз сараенда бозның чын геройлары – «Нефтехимик»хоккей клубы уенчылары белән очрашу булды. Боз сараена Кирилл Ураков, Владимир Брюквин һәм Жоэ Кристоф Муиссу килгәннәр.
Мастер-класс барышында алар күнегүләр үткәрделәр
«Кречетлар» белән дәрес һәм «Йолдызлар матчы» уйнадык . Шулай ук яшь спортчылар хоккейчыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм барлык теләүчеләр өчен фото - һәм автографсессия үткәрделәр.
«Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, уңыш серләре белән дә уртаклаштылар, максатларга ирешүдә дисциплина һәм үҗәтлекнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар профессиональ спортчылар белән аралашу һәм уенның яңа алымнарын өйрәнү мөмкинлегенә сокландылар. ️
Хоккей буенча мастер-класслар үткәрү барлык катнашучылар өчен дә күркәм традициягә әверелде.
Бу яшь спортчылар һәм аларның ата-аналары өчен мөһим вакыйга булды, чөнки һәр бала үзен зур спорт бергәлегенең бер өлеше итеп тоя алды.
Моннан тыш, чараны үткәрү милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә һәм яшьләрне интернет челтәрендәге деструктив һәм радикаль бергәлекләргә җәлеп итү куркынычын киметә.